Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бер көн эчендә Бөгелмәдә банк карталарыннан урлауның өч факты теркәлгән

Җинаятьчеләр бөгелмәлеләрнең кәрәзле телефонына шалтыраталар һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип тәкъдим итәләр.

Акчаларны саклап калу сылтавы белән алар шәһәр кешеләрен карталарының номерын, өч урынлы кодны, шулай ук кәрәзле телефоннарга килгән парольләрне әйтергә үгетлиләр. Бөгелмәлеләр ялган банк хезмәткәрләренең барлык киңәшләрен дә үтиләр.

Нәтиҗәдә, 28 яшьлек һәм 32 яшьлек бөгелмәлеләр 9.000 сум, ә 66 яшьлек - 19 мең сум акчадан колак кага.

Алдау турында аз гына шик булган очракта, кичекмәстән “02” телефоны буенча хокук саклау органнарына яисә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча дежур часте 8(85594) 6-96-02 телефоны буенча хәбәр итегез.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса