Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бала – төп пассажир!

Язгы каникул чорында республикабыз территориясендә дәүләт автоинспекциясе балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләрен кисәтү өчен “Бала – төп пассажир!” дигән профилактик чара уздыра.

Юл-патруль хезмәте нарядларының эше  автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдерелә.

         Агымдагы елның ике аенда республикада балалар катнашында 59 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда өч баланың гомере өзелгән һәм 65е тән җәрәхәте алган. Пассажир балалар катнашындагы фаҗигаләрнең саны арту аеруча борчылу тудыра. Агымдагы елда шундый 35 очрак булган, аларда өч бала үлгән, 40ы имгәнгән.  

          Россия Федерациясе “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”нең 22.9нчы пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөртү, 7 яшькә кадәргеләрен арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган кәнәфи-җайланмаларда гына башкарылырга тиеш. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

         ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, 2019 елда автоинспекторлар шундый 12 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән, 2020 елның ике аенда 2 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозу өчен  өч мең сум күләмендә штраф түләтү каралган.

         Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.

         Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса