Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Автомобиль йөртүчеләр игътибарына!

Транспорт чараларын теркәү, имтихан кабул итү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү буенча дәүләт хезмәтләре ЮХИДИ бүлегендә алдан язылу буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталы аша башкарыла.

Шуның белән бергә, РФ Президентының 2020 елның 18 апрелендә  кабул иткән “Россия Федерациясе гражданнарының кайбер документларының гамәлдә булуын тану турында”гы 275нче номерлы Указы нигезендә, гамәлдә булу вакыты агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр чыккан Россия  дәүләт машина йөртү таныклыклары ведомство норматив хокукый акты белән билгеләнгән тәртиптә үз көчен саклап кала.

Машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту аларны бирү һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең туктатылуын күздә тотмый. Әгәр яшәү төбәгендә медицина комиссияләре эшли һәм гражданинның барлык кирәкле документлары бар икән, таныклыкны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша алдан язылып, алыштырырга мөмкин.

Гамәлдә булу вакыты 2020 елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр чыккан Россия дәүләт машина йөртү таныклыклары Россия Федерациясе территориясендә аларны Россия Эчке эшләр министрлыгы билгеләгән тәртиптә алыштырганчы гамәлдә булып тору сәбәпле, аны куллану җәһәтеннән, тиешле төзәтмәләр кертелде.

Мондый таныклыклары булган гражданнар, тиешле хокукка ия булмаган килеш, транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җәзаны күздә тоткан аерым статьялар буенча административ җавапка тартылмаячак (12.7нче маддәнең 1 һәм 3нче өлешләре, 12.8 маддәнең 3нче өлеше, 12.26 маддәнең 2нче өлеше, 12.32нче маддә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса