Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ОМВД Бугульмы

Җавап тотарга туры килә

Коронавирус пандемиясе вакытында эшләвен дәвам иткән Бөгелмә эшмәкәре җавапка тартылды.

Үзизоляция шартларындагы таләпләрнең үтәлешен тикшерү рейды вакытында Бөгелмә полицейскийлары Ленин урамындагы бер кибеттә, чикләүләр аңа да кагылуга карамастан, товар сатылуын күрәләр. 
Хокук сакчылары тәртип бозучыга карата “Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законны бозган өчен” беркетмә төзиләр. Суд эшмәкәрне гаепле дип тапты, 30 мең сум күләмендә штраф түләтү турында хөкем карары чыгарды.  

Диана ГАЛӘҮОВА, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса