Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Алыштырыргамы, көтеп торыргамы?

Россия Эчке эшләр министрлыгы миграция өлкәсендә коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын булдырмауга юнәлдерелгән вакытлы чараларны аңлата.

Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 18 апрельдә кабул иткән 275нче номерлы Указы нигезендә, эчке паспортының гамәлдә булу вакыты 2020 елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр чыккан Россия Федерациясе гражданнары өчен паспортны алыштыру таләп ителми. Мондый документлар 2020 елның 15 июленә кадәр гамәлдә дип таныла. Бу чорда нинди дә булса өстәмә белешмәләр алу да соралмый. Шуңа да карамастан, кирәк була калса, паспорт гадәти тәртиптә алыштырылачак. Бу очракта карантин чаралары таләпләрен үтәвегезне, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша мөрәҗәгать итүегезне яки телефон аша алдан язылып куюыгызны сорыйбыз.

Игътибар итегез, паспортның гамәлдә булу срогы 2020 елның 1 февраленә кадәр чыккан булса, мондый документ гамәлдә түгел дип таныла һәм мәҗбүри алыштырылырга тиеш.

Шулай ук 2020 елның 15 июленә кадәр 14 яшькә җиткән балигъ булмаган затлар өчен паспорт алу вакыты озайтылды. Бу 2006 елның беренче 6 аенда туган балаларга кагыла. Шәхесләрен раслаучы документ булып туу турында таныклык яки элек бирелгән чит ил паспорты тора.

Әмма паспорт алу мөмкинлеге барлык гражданнар өчен дә саклана. Бу очракта түбәндәге киңәшләргә таянып эш итүегезне сорыйбыз. Вакыты чыккан паспортны алыштыру яки гамәлдән чыккан яисә югалган (урланган, бозылган) паспорт урынына яңа паспорт бирү яки 14 яшь тулгач паспорт алу өчен гражданнарга Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органының рәсми сайтында (мәсәлән, 16.МВД.РФ) күрсәтелгән телефоннар аша яисә дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылырга кирәк (gosuslugi.ru).

Россия Эчке эшләр министрлыгында хәзерге вакытта карантин чаралары тәмамланганнан соң паспортларны алыштыру сроклары һәм бирү тәртибе карала, бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Шул ук вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының барлык территориаль бүлекчәләре һәр килеп туган хәлне шәхси тәртиптә карарга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса