Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

“Акчаны саклап калу” тәкъдиме белән, мошенниклар бөгелмәленең бөтен акчасын урлый

48 яшьлек зыян күрүченең банк картасындагы акчаны “саклау” дигән тәкъдим белән билгесез затлар 109 мең сум акча урлаган.

29 гыйнварда полициягә билгесез затны җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән бер ханым мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгать итүче аңлатканча, кич белән аңа бер ир-ат шалтырата һәм банк учреждениеләренең берсендә хезмәткәр булып эшләвен әйтә. Ул аның банк картасыннан кемнәрнеңдер интернет-кибеттә түләргә маташуларын әйтә, һәм акчаны саклап калу өчен, барлык акчаларны да бер счетка күчерергә кирәк ди.

Бернигә дә шикләнми, мобиль кушымта ярдәмендә зыян күрүче кредит картасыннан һәм саклык счетыннан үзенең хезмәт хакы картасына акча күчерә, шуннан соң аның реквизитларын һәм картаның кире ягында номерын әйтә. Шуннан соң банк картасыннан 109 000 сумнан артык акча күчерелүе беленә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча Банк картасыннан урлау” турында җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә һәм халыктан гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен сорый - беркемгә дә пин-код һәм карта реквизитларын: гамәлдә булу вакытын, CVV куркынычсызлык кодын, бер тапкыр кулланыла торган серсүзләрне хәбәр итмәскә. Хәтта банк хезмәткәре шалтыратса да.

Әгәр сез мошенниклык гамәлләренең корбаны булсагыз, яки сезне алдарга тырышсалар, кичекмәстән полициягә 02 (кесә телефоныннан – 020) телефоны яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дежур часте телефонына шалтыратуыгыз сорала (8 (85594) 6-95-02, 6-96-02.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса