“Зәйтүнә” чакыра
23 мартта Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгендә традицион “Зәйтүнә” төбәкара мөселман җырлары фестивале узачак.
23 мартта Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгендә традицион “Зәйтүнә” төбәкара мөселман җырлары фестивале узачак. Милли-мәдәния мирасыбызны, халык җәүһәрләрен барлау, саклау һәм популярлаштыру максатыннан ТР Диния нәзарәте ҮДО, Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте һәм Бөгелмә Татар мәдәният үзәге оештыра торган бу чара 9 сәгать 30 минутта башлана.
Исегезгә төшерәбез, фестивальдә, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Ырынбур, Башкортстан, Самара өлкәләреннән килгән мөнәҗәтчеләр осталыкта көч сынашачак. Чыгышлар Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри тарафыннан берничә номинациядә бәяләнә. Чараны тамаша кылырга теләүчеләр өчен керү ирекле – килегез, күрегез! Рухи ләззәт алырсыз, күңел байлыгыгыз артыр, иманны ныгытуга да файдасы тияр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа