Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнәб Фәрхетдинова рәсемнәр ясый! (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова рәсем сәнгате белән кызыксына икән. Бу шөгыле өчен җырчы махсус кирәк-яраклар, буяулар да алып куйган. Баксаң, ул балачагында да, яшьлек чорында да яратып рәсемнәр ясаган булган.

- Кайвакыт яшь чактагы блокнотларны ачып карыйм да, "боларны мин ясадым микән?" дип уйлап куям. Беркөнне иртәнге 5тә торып, әле вакыт бар, дип интернетка кердем. Шунда күзем бер матур рәсемгә төште һәм шуны күчереп ясадым. Ләкин теләсә кайсы вакытта ясый алмыйм, кәеф булса гына. Рәсемнәрне үзем өчен, күңел өчен ясыйм. Кайвакыт төпчек улыбыз Фоат та миңа карап рәсем ясарга утыра. Аның кулы бу шөгыльгә ята, бик матур килеп чыга, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Зәйнәб Фәрхетдинова.


 


1985 елларда ясалган иң беренче рәсемнәренең берсе


Бу көннәрдә җырчы "Зәңгәр күзләр" дип исемләнгән өр-яңа җырына клип төшереп йөри. Әлеге күңелле рухтагы җырның клибы Татарстанда төшерелә. Моннан тыш, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов иҗат итүләренә 25 ел тулу уңаеннан әзерләнгән яңа программа белән гастрольләргә җыена. Әлегә бу концертны Татарстанда, 13 февральдән соң исә Башкортстан якларында тәкъдим итәчәкләр.

 


Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса