Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә поликлиникага пычак белән килгән әбине видеога төшергәннәр (ВИДЕО)

Хатын-кыз поликлиникага талон алырга кергән.

Социаль челтәрләрдә кулына пычак тотып сырхауханәгә килгән әбине төшергән видео барлыкка килде.

«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Рания Сабирова бу хәлнең кичә Зәйдә булганлыгын әйтте. Өлкән яшьтәге ханым сырхауханә янында яши икән, бу пычак белән ул өй янында каткан бозларны ваткалаган, диелә хәбәрдә.

Аннары ул кулындагы пычагы белән поликлиникага талон алырга кергән. Хатын-кыз ул пычакны калдырырга оныткан яисә инде өенә кереп торасы килмәгәндер. Талон алгач, өенә кайтып киткән. Кичен инде ул табибка кабул итүгә пычаксыз гына килгән, диелгән хәбәрдә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса