Үзмәшгульләр: куллану буенча инструкция
Ел башыннан алып Бөгелмә районында 193 кеше үзмәшгульек белән шөгыльләнә һәм һөнәри керемгә салымга күчә
Бөгелмәлеләрне еш кына үзмәшгульләр сыйфатында теркәлергә, салым режимының үзенчәлекләре нинди дигән сораулар кызыксындыра. Бу темага әңгәмәне ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Бөгелмә районындагы төбәк вәкиле Алексей Мухалев белән алып барабыз.
– Кемнәр алар үзмәшгульләр?
– Үзмәшгульләр – башка кешене ялламыйча гына үзләре җитештергән товарны үзләре саталар, башка кешеләр я үзара хезмәт килешүе буенча эшләми торган компанияләр соравы, заказы буенча хезмәт күрсәтәләр, яисә берәр эш башкаралар. Үзмәшгульләрнең эшчәнлеге “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын кертү буенча эксперимент үткәрү турында”гы 422нче Федераль законда регламентланган. “Үзмәшгуль” дигән төшенчә үзе законда юк, сүз “һөнәри керем” һәм “һөнәри керем салымы” режимына күчеп, халык телендә без атап йөрткәнчә, “үзмәшгуль” булып саналган кешеләр турында бара.
– Үзмәшгульләр өчен салым ни өчен кертелде?
– Яңа законның төп идеясе, беренче чиратта, кешеләргә үзе өчен отышлы, максималь дәрәҗәдә гади һәм уңайлы итеп, үзләре күнеккән мохиттә легаль эшчәнлек алып бара алу мөмкинлеге бирүне күздә тота.
Күп кешеләр үз эшен ачу яки булдыру турында хыяллана. Ләкин “хосусый эшмәкәр” буларак теркәлү, салым инспекциясенә күп санлы документлар әзерләп бирүдәге кыенлыклардан куркып торалар. Кешеләр табыш алудан да курка, штрафлардан да курка. Ә “һөнәри керем салымы” режимында андый катлаулылыклар юк, салым органнары белән исәп-хисап мобилҗ телефон кушымтасы аша ясала, салым да табыш булганда гына түләнә. Табыш юк икән, салым түләнми. Шулай итеп, эшмәкәрләр өчен дәүләт тарафыннан кыенлыклар минимумга җиткерелә. Икенче төрле итеп әйткәндә, легаль рәвештә эшмәкәр булыр өчен мобиль кушымтада теркәлү дә җитә.
– Үзмәшгульлек кешеләргә кай ягы белән отышлы?
– Тезислап санасак, өстенлекләр болай:
– килешүләр төзеп, гамәлдәге “ХП” я “ҖЧҖ”ләр бер дәрәҗәдә легаль эш алып бару мөмкинлеге булу;
– күрсәткән хезмәт турында касса аппараты кулланмый гына чек бирү мөмкинлеге булу;
– үз керемнәренең рәсми белешмә белән раслау мөмкинлеге булу;
– салым органнарына декларацияләр тапшырып йөрисе булмау;
– НДФЛ һәм НДС түлисе булмау;
– иминият взнослары түлисе булмау;
– физик затлар белән эшләгәндә салым ставкасының – 4, юридик затлар белән эшләгәндә 6 процент булуы (хосусый эшмәкәрләрнеке кебек 13 процент түгел).
– Үзмәшгульләргә “күләгәдән” чыгу ни өчен кирәк соң?
– Әгәр бернинди килешүләрсез эшләп, бернинди салым да түләнмәсә, иртәме-соңмы федераль салым органнары дәгъва белдерәчәк – тәртип бозучылар декларация тутырттырырга тиеш булачак. Түләүләр “онлайн” башкарылганда – хилафлыклар бигрәк тә ачык күренә. Шунысын да искәртеп үтик, 2018 ел ахырында Федераль салым хезмәте тәртип бозучылар һәм аның өчен җәза алучылар исемлегенә гавами үтеп керү мөмкинлеген ачты.
Закон бозарга ярамаганлыкны һәркем белә, ә монда аннан тыш та берничә мөһим сәбәпне күрсәтергә була:
– штрафларга, пеняга акча әрәм итәсе юк;
– судлашып йөрүләргә вакыт сарыф ителмәячәк;
– бизнесыгызны ышанычлы төстә тыныч кына җәелдерергә була;
– аны япмаячаклар да, туктатмаячаклар да, ә димәк керем-табышны югалту куркынычы кими;
– легаль статус – сезнең абруй һәм клиентларга гарантия ул.
– Хосусый эшмәкәр үз эшчәнлеген туктатып, һөнәри салымын физик зат буларак кына түләүгә күчә аламы?
– Әйе, хосусый эшмәкәр башта салым органында хосусый эшмәкәр буларак исәптән төшә, аннары һөнәри салым түләүче сыйфатында учётка басып, салымын физик зат буларак түләвен дәвам иттерә ала, әмма закон һөнәри керем салымын хосусый эшмәкәр статусында да файдалану мөмкинлеген карый.
– “Һөнәри керем салымы” дигән махсус салым режимы кысаларында салым ставкаларын күтәрү планлаштырыламы?
– Юк, ун ел дәвамында салым ставкасын күтәрергә ярамый. Бу – моңа кадәр тиңе булмаган норма һәм ул законда шулай дип язылган да.
– Үзмәшгульләр белән сез кайда очрашасыз?
– Кабул итү Бөгелмә шәһәренең Җәлил урамындагы 23нче йортта урнашкан Күпфункцияле үзәктә (МФЦ) үтә. Мин – 4нче тәрәзәдә. Барлык сораулар буенча да җентекле җавапларны шул ук үзәктә очрашу вакытында ишетергә мөмкин. Очрашулар һәр сишәмбедә – 9.00–12.00, пәнҗешәмбе көннәрдә 14.00– 17.00 сәгатьләрдә уза. Мәнфәгатьләр буенча аралашу һәм килеп туган сорауларга тиз арада җавапларны табу өчен үзмәшгульләрне һәм хосусый эшмәкәрләрне WhatsApp төркеменә берләштерү эше дә алып барыла.
Әңгәмәне Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәткәрләре оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia