Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзмәшгуль татарстанлылар ташламалы микрозайм алырга мөмкин

Ярдәм алу өчен гаризалар кабул итү башланды.

1 декабрьдән үзмәшгуль татарстанлылар ташламалы микрозайм алуга гариза яза ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республикада йөз меңгә якын үзмәшгуль кеше «Үзмәшгульләр» микрофинанс продукты кысаларында акча алырга теләк белдергән. Микрозайм алу өчен шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән физик зат булырга һәм махсус салым режимын – “Һөнәри керемгә салым кулланырга кирәк. Моннан тыш, эшмәкәрләр үз бизнесын Татарстан территориясендә алып барырга һәм, кимендә, ярты ел үзмәшгуль статусында теркәлгән булырга тиеш.

Программа буенча микрозайм суммасы 500 мең сумны тәшкил итә, 3 айдан бер елга кадәр елына 6% белән бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса