Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәхмәткә каршы: соңгы сәгатьтә

ТР Министрлар Кабинетында 25 мартта узган киңәшмәдә, РФ Президенты В. Путинның коронавируска бәйле вәзгыять уңаеннан ил халкына мөрәҗәгатендәге күрсәтмә-тәкъдимнәр нигезендә, “Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау чаралары” турында яңа карарлар кабул ителде, элегрәк кабул ителгән кайберләренә төзәтмәләр кертелде.

Атап әйткәндә, 26 марттан башлап, республика территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар, төнге клублар, балаларның уен бүлмәләре үз эшчәнлекләрен туктата. 20дән артык кеше җәлеп ителә торган чаралар үткәрү дә тыела.  

Моннан тыш, чит илләргә командировкалар тыела, ә кайтучылар ныклы контроль астына алына һәм алар 14 көнлек карантин срогы узарга тиеш. Үзләренең кайтуы турында хәбәр бирмәгән һәм чир тарату ихтималын көчәйткән затларга   җинаять җаваплылыгы да каралган.

ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә, халык күпләп йөри торган сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябыла, азык-төлек кибетләре, даруханәләр эшләячәк. Шулай ук балалар бакчалары да штатлы режимда эшләүләрен дәвам итә.

Халыкның яшәү шартларын тәэмин итү, эшне читтән торып башкару мөмкин булмаган оешмаларда, җәмәгать транспортында һ.б. урыннарда дезинфекция үткәреп тору, саклану чаралары күрү мәҗбүри.

 Алдагы атна Россиядә эшләми торган атна дип игълан ителде. 28 апрельдән 5 апрельгә кадәр кешеләр, уртача хезмәт хакы сакланган хәлдә, өстәмә ялга җибәрелә. Ә тагын Татарстанда мәктәпләрдә язгы каникул 12 апрельгә кадәр озайтылды.

 Бу чорда, хәлнең бөтен җитдилеген аңлап, тиешле службалар эшенә ярдәм итү белән бер үк вакытта, үз-үзебезгә дә җаваплылыкны арттырырга тиешбез. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйдән чыгып йөрмәскә, аралашуларны чикләргә тәкъдим ителә. Андый бөгелмәлеләр өчен “кайнар линия” телефоны: 8-800-200-34-11 .

Коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә туган барлык сорауларны ачыклау өчен Татарстан буенча эшли торган “кайнар линия” – 8-800- 222- 59-00 телефоны аша бар сорауларга да җавап, киңәш ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса