Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзәк сайлау комиссиясендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа датасын фаразладылар

Тавыш бирүнең төгәл датасын Россия Президенты Владимир Путин билгеләячәк.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев Конституция буенча тавыш бирү датасын сайлау турында сөйләде. Ул җәй көне – 24 июньдә булырга мөмкин. Тавыш бирүнең төгәл датасын Россия Президенты Владимир Путин билгеләячәк.

Төп канунга тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча тавыш бирү элек 22 апрельгә планлаштырылган иде, ләкин коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында, ул билгесез срокка кичектерелде. Россия лидеры телевидение аша мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм гражданнарны, хәлләр нормальләшкәч, тавыш бирү һичшиксез булачак дип ышандырды.

Барлыгы 400 төзәтмә әзерләнгән, алар арасында икътисадның социаль юнәлеше, Россия законнарының халыкара өстенлеге, Владимир Путинның янә дәүләт башлыгы булып сайлану хокукы бар турындагылары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса