Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзәк сайлау комиссиясе һәм Роспотребнадзор Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәртибен раслады

Участокка керер алдыннан тавыш бирүчеләр температураны үлчиячәкләр, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар булуны тикшерәчәкләр.

Үзәк сайлау комиссиясе, Роспотребнадзор белән берлектә, 1 июльгә билгеләнгән Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәртибен раслады, дип хәбәр итә ТАСС.

Участокка керер алдыннан тавыш бирүчеләрнең температурасын үлчиячәкләр, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар булуны тикшерәчәкләр. Моннан тыш, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар, дезинфекцияләүче келәмнәр һәм социаль дистанцияне билгеләү каралган. Участокта тавыш бирүчеләр саны сәгатенә 8-12 кешедән артмаска тиеш.

Үзәк сайлау комиссиясе вакытыннан алда тавыш бирү, 25 июньнән 30 июньгә кадәр махсус бинадан тыш тавыш бирү, өйдә контактсыз тавыш бирү мөмкинлеген дә күздә тоткан.

Үз тавышыңны электрон рәвештә, «мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә дә бирергә мөмкин булачак. Почта аша тавыш бирү алымы кулланылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса