Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, мәҗлес уздырды

Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, мәҗлес уздырды. Бу чарага 70кә якын өлкән кеше, шулай ук шәһәр һәм район мәчетләре имамнары чакырылган иде. Мәҗлес Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе белән башланып китте. Ул үзенең ввәгазендә өлкәннәрнең җәмгыять тормышында зур урын алып торуларын, тирә-юньдәгеләр һәм...

Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, мәҗлес уздырды. Бу чарага 70кә якын өлкән кеше, шулай ук шәһәр һәм район мәчетләре имамнары чакырылган иде.

Мәҗлес Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе белән башланып китте. Ул үзенең ввәгазендә өлкәннәрнең җәмгыять тормышында зур урын алып торуларын, тирә-юньдәгеләр һәм яшьләр тарафыннан аларга хөрмәт һәм кадер бер көндә генә түгел, ә даими булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Аннары изге Коръәннән сурәләр укылды, дога кылынды. Аннары җыелган җәмәгать бергәләп мәҗлес өстәле артына утырды. Биредә алар корбан итеннән әзерләнгән тәмле пылау белән сыйландылар.

Бу көнне шулай ук өлкәннәргә Карабаш хуҗалыгында үстерелгән кәбестә өләшенде. Мөхтәсибәт өлкәннәргә ярдәм итүдә булышлык күрсмәткәне өчен Карабаш крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Лилия Фәтхетдиновага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Зарема ХӨСНЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса