Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палата рәисе итеп билгеләнде

Бүген Татарстан Дәүләт Советында республика Иҗтимагый палатасы утырышында әлеге оешманың яңа җитәкчесе сайлап куелды. 

Моңа кадәр әлеге вазифаны Анатолий Фомин башкарды. Бүгеннән исә палата белән Зилә Вәлиева җитәкчелек итәчәк. 

"Иҗтимагый палата эшендә файдалы булу, нәтиҗәле эшләүдән башка амбицияләрем юк. Гражданлык җәмгыяте буларак Иҗтимагый палата оешуын Президент та билгеләп үтте", - диде Зилә Вәлиева һәм үзгәрешләр кичерә торган заманда Иҗтимагый палата үз вазифаларын тулысынча үтәячәгенә вәгъдә бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса