Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зилә Вәлиева Конституциягә коммерциячел булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлатты

Коммерцияле булмаган оешмалар һәм волонтерлар, үзләре катлаулы икътисадый вәзгыятьтә калсалар да, алар башка кешеләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр.

Татарстан Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева Конституциягә КБО роле турындагы төзәтмәнең мөһимлеген аңлатты: россиялеләр коронавирус эпидемиясе башланганнан бирле коммерциячел булмаган оешмаларның һәм иреклеләрнең ярдәмен аеруча тойдылар.

Бу вакытта «Ярдәм янәшә! Мы вместе» акциясе старт алды, акция кысаларында волонтерлар, пенсионерларны да кертеп, хәтәр төркемгә керүчен кешеләргә азык-төлек һәм дарулар сатып алдылар, өйләренә китерделәр. Ураза бәйрәме алдыннан республикада волонтерлар өйләргә бушлай  ифтар-җыелмалар тараттыллар..

Ул билгеләп үткәнчә, коммерциячел булмаган оешмалар үзләре катлаулы икътисадый ситуациядә калдылар, әмма алар башка кешеләргә булышуларын дәвам итәләр.

«Бу – коммерциячел булмаган оешмалар эшенең мөһимлеген, дәүләт ярдәме кирәклеген тану. Социаль мәсьәләләрне хәл итү, башка кешеләргә ярдәм күрсәтү беренче планга куела. Даими ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр бар. Мобиль көч булуын күрсәткән әлеге оешмалар  лаеклы урын алсыннар һәм аларның эшләүләрен дәвам итәргә кирәк», дип белдерде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса