Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Журналистлар һәм язучылар истәлегенә чәчәк бакчасы

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган язучылар һәм журналистлар истәлегенә, тормыш һәм алга таба яңадан торгызу символы буларак, агачлар утырттылар.

Журналистлар һәрвакыт алдынгы урында, шулай ук сугыш вакытында да. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында Татарстан язучылары, шагыйрьләре һәм журналистлары да булган, аларның күбесе сугыштан кайтмаган.

Фронтта үз гомерләрен калдырган кешеләрне искә алу йөзеннән «хәтер бакчасы»халыкара акциясе үткәрелә. Аны үткәрү вакытында Россиянең күп кенә шәһәрләрендә 27 миллионнан артык агач утырту планлаштырыла.

«Татмедиа» агентлыгы ТР Журналистлар берлеге белән бергә әлеге акциягә кушылды. Анда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Татар-информ»МА баш мөхәррире Ринат Билалов катнашты.

Казанда, Фикрәт Табиев исемендәге скверда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган язучылар һәм журналистлар истәлегенә, тормыш һәм алга таба яңадан торгызу символы буларак, миләш, сирень һәм каштан агачлары утыртылды.

"Геройлар турында истәлекне буыннан-буынга сакларга кирәк. Безнең бурыч - бу матур традицияне дәвам итү", - диде Илшат Әминов.

Акция турында мәгълүматны #хәтер хештегы буенча табарга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса