Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте", - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков

Ул массакүләм мәгълүмат чаралары Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу нәтиҗәсендә генә исән кала ала дип саный.

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу нәтиҗәсендә генә исән кала ала. «Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул ММЧның Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу әһәмиятен билгеләп узды. «Контентны Интернетка кертү — бу инде ММЧның киләчәге түгел, бүгенгесе», — диде. Шамил Садыйков комфорт зонасыннан чыгу кирәклеген билгеләде.

«Кешеләр Инстаграмда видео карый, ул телевидениега гына түгел, YouTube-ка да конкурент. Без „сторис буыны“ чорында яшибез, ә алда „Тик Ток“ буыны куркынычы тора. Болар барысы да Татарстанның традицион ММЧлары өчен төп куркыныч факторлар», — диде Шамил Садыйков.

Социаль челтәрләрнең катгый алгоритмнары һәм агрегаторлар эшенең яңа модельләре нәтиҗәсендә, сайтларда трафик кимүенә тукталды. «Һәр ММЧга бүген социаль челтәрләр эчендә үз автоном мәйданчыклары булдыру кирәк. Барлык традицион ММЧларның аналоглы һәм басма версиядән, сайттан, соцчелтәрләрдән торган үз экосистемасы булырга тиеш», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса