Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзеңне үзең якларга өйрән

Карабаш бистәсенең 12нче китапханә-филиалында мәктәп укучыларының медицина хезмәткәре – фельдшер А. Шакирова белән очрашуы булып узды. “Үзеңне үзең якла” дип аталган бу очрашу өстәмә мәгълүматлар белү дәресе буларак үтте.  

Китапханәче укучылар һәм очрашуда катнашучылар игътибарына юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү, шәхси иминлегең турында кайгырту темаларына багышланган документаль, мәгълүмати һәм әдәби китаплар да тәкъдим итте.  

 Бердәм куркынычсызлык көнендә үткәрелгән бу очрашуда укучылар тәкъдим ителгән китаплардан өзекләрне укыганнан һәм фельдшерның эчтәлекле чыгышын тыңлаганнан соң дәвам иткән әңгәмәдә актив катнаштылар. “Шәхси куркынычсызлык” темасына оештырылган викторина сорауларына да җаваплар күп табылды, башка бәйге-конкурслар да мәктәп балаларын җәлеп итте.  

Очрашу ахырында балалар тормыш куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен кабатладылар. Менә алар ниндиләр: куркыныч килеп чыгу ихтималын алдан чамалый белү; мөмкин кадәр аны булдырмаска тырышу; кирәк очракта, кул кушырып тормыйча, хәрәкәт итү, куркынычны булдырмый калу чарасын күрү.   

Әнисә САМУЧЕНКОВА, Карабаш бистәсе китапханәчесе 
Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса