Үзенең 90 яше тулган көнне тавыш бирде
Бөек Ватан сугышы ветераны Мәйсәдә Ризатдин кызы Мөгыйнова сайлау комиссиясе әгъзаларын өйгә чакырды
Бүген безнең шәһәрдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәйсәдә Ризатдин кызы Мөгыйнова туган көнен билгеләп үтә.
Юбилее белән аны башта туганнары котлады. Бөгелмә мэры урынбасары Ирина Белова да, җылы сүзләр әйтеп, изге теләкләрен җиткерде. Ул Мәйсәдә Ризатдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.
Бәйрәм көненә бәйле мәшәкатьләргә карамастан, юбиляр РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул сайлау комиссиясе әгъзаларын өйгә чакырды. Процедура тиз һәм куркынычсыз узды. Мәйсәдә Ризатдин кызына фатирга керүгә үк битлек, пирчәткәләр, ручка һәм тавыш бирү өчен документлар тапшырылды. Хатын-кыз үз фикерен белдереп, тамга куйгач бланкны урнага төшерде.
– Шулай килеп чыкты ки, тавыш бирүнең төп көне һәм минем юбилеем бер көнгә туры килде. Туганнарымны кунакка көтәм. Мин зур бәйрәм планлаштырган идем. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да бәйрәм итәбез бит. Кызганычка, коронавирус хәле аркасында, башка төбәкләрдәге туганнарымның күбесе килә алмый. Әмма, һичшиксез, бәйрәм өстәле артына килә алганнар белән җыелачакбыз, – дип сөйләде юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа