Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зелёная Роща авылында яшәүчеләр агач утырту акциясендә катнаштылар

Зелёная Роща авылында яшәүчеләр, җирлек башлыгы Н. Бородин, депутатлар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп, агач утырту акциясендә катнаштылар. Агач утырту дигән игелекле эштә барлыгы 39 кеше ­ (шуларның 19ы ­- балалар) катнашты. Каен, миләш, сирень үсентеләре җитәрлек иде, оештыручылар эш коралларына да кытлык сиздермәделәр: көрәк-чиләкләр җитәрлек булды. Төрле...

Зелёная Роща авылында яшәүчеләр, җирлек башлыгы Н. Бородин, депутатлар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп, агач утырту акциясендә катнаштылар.

Агач утырту дигән игелекле эштә барлыгы 39 кеше ­ (шуларның 19ы ­- балалар) катнашты. Каен, миләш, сирень үсентеләре җитәрлек иде, оештыручылар эш коралларына да кытлык сиздермәделәр: көрәк-чиләкләр җитәрлек булды.

Төрле яшьтәге кешеләрнең күмәк эшләве бик күңелле күренеш булды: һәркем канәгатьлек һәм шатлык хисләре кичерде. Бу көнне барлыгы 107 төп агач утыртылды.

- "Агач утырт ­- планетага бүләк яса" акциясе уздыру Зелёная Роща авылында матур традициягә әверелер дигән өмет бар. Вакыт дигәнең тиз уза бит ул: берничә дистә ел үтүгә, бүген агач утыртып йөргән балалалрның үз сабыйларын җитәкләп килеп: "Менә бу агачларны без утырткан идек", ­ - дип горурланып сөйләр көннәре дә җитәр, - дип якты хыяллары белән уртаклаша авылның китапханә хезмәткәре Ирина Ишкова.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса