Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зеленая Роща авыл мәдәният йорты ишегалдында балалар өчен “Шайба! Шайба!” эстафетасы узды

Балалар вакытны саф һавада күңелле үткәрделәр һәм кышкы күңел ачуларның сәламәтлек һәм шатлык китерүенә тагын бер кат инандылар.

Кышкы каникуллар ачык һавада күңел ачу өчен менә дигән вакыт кына түгел, сәламәтләнүнең искиткеч ысулы да.

Зеленая Роща авыл мәдәният йорты ишегалдында балалар өчен “Шайба! Шайба!” эстафетасы узды. Чара кунаклары 2 командага бүленделәр.  “Кар бөртекләре” һәм “Чыршылар” көчләрен “Куркак хоккей уйнамый”, “Шайба белән узыш”,  “Кәшәкәдә”, “Чаналарда узыш”, “Батырлар”, “Күңелле пингвиннар” бәйгеләрендә көч сынаштылар. 

Баш хөкемдар Кыш бабай – барлык катнашучыларны да татлы призлар белән бүләкләде. Балалар вакытны саф һавада күңелле үткәрделәр һәм кышкы күңел ачуларның сәламәтлек һәм шатлык китерүенә тагын бер кат инандылар.

 

Ольга БОРОДИНА, Зеленая Роща мәдәният йорты җитәкчесе

Елена НАСОНОВА, студия җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf