Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзебездән тора

21 май көнне 14 сәгать 13 минутта шәһәребезнең 64 нче янгын сүндерү частенда 2 нче Вагонлы урамның 12 нче йорты януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына 6 минут үтүгә барып җитәләр. Бу вакытта ут инде йортны чолгап алган була, аның күрше-күләнгә күчү куркынычы да артканнан-арта бара. Күршеләр ярдәме...

21 май көнне 14 сәгать 13 минутта шәһәребезнең 64 нче янгын сүндерү частенда 2 нче Вагонлы урамның 12 нче йорты януы турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына 6 минут үтүгә барып җитәләр. Бу вакытта ут инде йортны чолгап алган була, аның күрше-күләнгә күчү куркынычы да артканнан-арта бара. Күршеләр ярдәме белән утлы йорттан хуҗабикә коткарыла, ул төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре белән хастаханәгә китерелә. Янгын сүндерүчеләр 14 сәгать 40 минутта утны тулысынча җиңәләр.
Көннәр коры тору сәбәпле, янгын куркынычы да арта бара. Шуңа күрә бу көн-нәрдә ут белән үтә дә сак булу сорала. Янгын куркынычсызлыгы үзебездән тора, дип хәбәр итә инспектор М. Әсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса