Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзең дә языл, якыннарыңны да яздыр

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов "Әти-әниеңне яздырт. Якыннарыңны яздырт" акциясенә кушылды. Ул үзе дә һәм танышларын да районыбызның 25 ел дәвамында эшләп килгән татар газетасы "Бөгелмә авазы"на язылды һәм яздырды. Барлыгы - 10 данә газета. - "Бөгелмә авазы" татар халкының традицияләрен саклап, барлап, бөгелмәлеләргә җиткерә торган басма. Газетада безнең мөхтәсибәттә...

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов "Әти-әниеңне яздырт. Якыннарыңны яздырт" акциясенә кушылды. Ул үзе дә һәм танышларын да районыбызның 25 ел дәвамында эшләп килгән татар газетасы "Бөгелмә авазы"на язылды һәм яздырды. Барлыгы - 10 данә газета.

- "Бөгелмә авазы" татар халкының традицияләрен саклап, барлап, бөгелмәлеләргә җиткерә торган басма. Газетада безнең мөхтәсибәттә уздырыла торган чаралар турында язып торалар, мөселманнарга намаз вакытлары турында даими рәвештә хәбәр итәләр. Шуңа да газетада эшләүче корреспондетларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Әлеге акциягә кушылуым да шул максаттан, - ди ул.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса