Үзбәге, татары бер булып
3 - 7 август көннәрендә шәһәребезнең "Ирхәм" мәчетендә кызлар һәм малалайлар - барлыгы 30 бала өчен җәйге лагерь эшләде.
Руслан ЙОСЫПОВ.
Биредә төрле милләт балалары: үзбәкләр, таҗиклар, татарлар һәм башкалар ял итте. Мөгаллимнәрнең үзара килешеп һәм оешкан төстә алдан билгеләнгән план буенча эшләүләре нәтиҗәсендә, алар биредә вакытларын файдалы, нәтиҗәле һәм рәхәт итеп үткәрделәр: ислам нигезләрен өйрәнделәр, Коръән аятьләре өйрәнделәр, берләшеп эш иттеләр, балалар "җәмәгать" төшенчәсенең асылына төшенделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, төрле мавыктыргыч ярышларда көч сынаштылар. Соңгы көндә, мәсәлән, мәчет рәсемнәре ясау бәйгесе узды. Ә инде бүләкләр тапшыру мизгелләре үзе бер тантанага әверелде.
Лагерьны оештыручылар алга нинди максат куелган булса, ул үтәлде дип әйтергә ныклы нигез бар: балалар бик канәгать булып таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia