Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Заводта булган көнчелек 3 кешенең үлеменә китергән

Заводның бер юләр адәм актыгы хезмәттәшен цех башлыкларының берсе белән хыянәт итүдә гаепләп, мөнәсәбәтләр ачыкларга була. Бу хәл Түбән Новгородның Горький Автомобиль Заводында килеп чыга. Көнләшүдән саташкан ир-ат хатыны һәм балалары турында уйламыйча хезмәттәшенә пычак белән ташлана. Аңа комачауларга тырышкан автозавод хезмәткәрләре дә яралана һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче алар...

Заводның бер юләр адәм актыгы хезмәттәшен цех башлыкларының берсе белән хыянәт итүдә гаепләп, мөнәсәбәтләр ачыкларга була.

Бу хәл Түбән Новгородның Горький Автомобиль Заводында килеп чыга. Көнләшүдән саташкан ир-ат хатыны һәм балалары турында уйламыйча хезмәттәшенә пычак белән ташлана. Аңа комачауларга тырышкан автозавод хезмәткәрләре дә яралана һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче алар җан бирә.
Җинаять урынына полиция хезмәткәрләре килгәнче ир-ат өч кешене үтерә, тагын икесен яралый. Ул каршылык күрсәтергә тырышуга карамастан, яралана һәм тоткарлана. Үлгән һәм зыян күрүче хезмәткәрләрнең гаиләләренә завод җитәкчелеге матди ярдәм күрсәтәчәк.

almet-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса