Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Заманында бөтендөнья хитына әйләнгән "Ламбада" җырын башкаручының үлеме табышмак булып кала

Бразилиядә яшәүче Лоалва Браз 1989 елда "Ламбада" җырын башкарып бөтен дөньяга танылган иде. Ә менә аның 63 яшендә кинәт кенә һәм табышмак булган үлеме буенча бүген тикшерү эшләре баруы хакында хәбәр итә "Стар хит". Чит ил матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, җырчының йортына ике таныш булмаган кеше кереп чыкканнан соң, анда...

Бразилиядә яшәүче Лоалва Браз 1989 елда "Ламбада" җырын башкарып бөтен дөньяга танылган иде.

Ә менә аның 63 яшендә кинәт кенә һәм табышмак булган үлеме буенча бүген тикшерү эшләре баруы хакында хәбәр итә "Стар хит".

Чит ил матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, җырчының йортына ике таныш булмаган кеше кереп чыкканнан соң, анда бераздан янгын чыгып, аны сүндерергә янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп җитә. Алар китеп озак та үтми, янгын сүндерүчеләргә кабат килергә туры килә: бу юлы Лоалва Бразның машинасындагы утны сүндерергә. Янган машинаның арттагы утыргычында җырчының мәетенә дә алар тап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X