Яңалыклар
Заман белән бер адымда
Үзәк китапханәдә универсаль уку залы ачылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Гайфуллина чарада катнашучы һәр кешене олы вакыйга белән ихлас котлады.
Зал өч өлештән тора: мәгълүмати-хокук үзәгендә компьютерлардан, интернет хезмәтләреннән түләүсез файдалану мөмкинлеге булдырылган; икенче бүлектә музыка, сынлы сәнгать, архитектура, кино һәм башкалар турында бай мәгълүмат...
Үзәк китапханәдә универсаль уку залы ачылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Гайфуллина чарада катнашучы һәр кешене олы вакыйга белән ихлас котлады.
Зал өч өлештән тора: мәгълүмати-хокук үзәгендә компьютерлардан, интернет хезмәтләреннән түләүсез файдалану мөмкинлеге булдырылган; икенче бүлектә музыка, сынлы сәнгать, архитектура, кино һәм башкалар турында бай мәгълүмат тупланган; өченче бүлектә күнегелгән тәртиптә китап, матур әдәбият үрнәкләре белән танышырга була.
Бүлек мөдире Ирина Төхвәтуллина әйтүенчә, бүгенге көндә гадәти басма китаплар белән электрон китаплар арасындагы аерма бушлыгын әкренләп юкка чыгару зарур. Бу хакта килгән кунаклар белән дә сөйләшү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса