Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Законны – яшьтән үк

Безнең шәһәрдә балигъ булмаган яшьтәгеләргә җинаять кылыр өчен бернинди җирлек һәм сәбәп юк. Белем алу, һөнәр үзләштерү, спорт яки иҗат белән шөгыльләнү, мәдәни чараларга йөрү һәм катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шулай булса да, яшүсмерләрнең хокук тәртибе бозу очраклары булгалап тора. Мондый күңелсез күренешләрне профилактикалау максатыннан, "радуга" социаль үзәге педагоглары...

Безнең шәһәрдә балигъ булмаган яшьтәгеләргә җинаять кылыр өчен бернинди җирлек һәм сәбәп юк. Белем алу, һөнәр үзләштерү, спорт яки иҗат белән шөгыльләнү, мәдәни чараларга йөрү һәм катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шулай булса да, яшүсмерләрнең хокук тәртибе бозу очраклары булгалап тора.

Мондый күңелсез күренешләрне профилактикалау максатыннан, "радуга" социаль үзәге педагоглары Лилия Ремеева белән Ольга Лукашова махсус чара оештырдылар. Очрашуга балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Ольга Денисова да чакырулы иде. Ул яшүсмерләргә җитди уйланмаган шаянлыкларның да зур проблемага әверелүе мөмкин икәнлеген, шуңа күрә законнарны яшьтән үк белеп үсәргә кирәклеген сөйләде. Аннары балаларны, конкрет мисаллар китерә-китерә, балигъ булмаганнар тарафыннан кылына торган җинаятьләр өчен РФ Административ һәм Җинаять кодексларында каралган маддәләр белән таныштырды.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Ольга Лукашова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса