Законны бозма – хәсрәтең булмас
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Восток-Т", "Торговый комплекс", "Универмаг", "Городское кафе" җәмгыятьләре җитәкчеләреннән янгын куркынычсызлыгы турындагы законны бозу очракларын бетерүне таләп итте. Тикшерүләр барышында әлеге оешмаларның үтеп йөрү, эвакуация юлларының төрле әйберләр белән капланганлыгы, ә автомат ут сүндерү җайланмасының булмавы ачыкланды. Болар исә исә әлеге сәүдә нокталарына килгән кешеләрнең тормышына...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Восток-Т", "Торговый комплекс", "Универмаг", "Городское кафе" җәмгыятьләре җитәкчеләреннән янгын куркынычсызлыгы турындагы законны бозу очракларын бетерүне таләп итте.
Тикшерүләр барышында әлеге оешмаларның үтеп йөрү, эвакуация юлларының төрле әйберләр белән капланганлыгы, ә автомат ут сүндерү җайланмасының булмавы ачыкланды. Болар исә исә әлеге сәүдә нокталарына килгән кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә, шулай ук булган милек-мөлкәткә зыян китерү куркынычы тудыра дигән сүз.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешмалар җитәкчеләренә әлеге хилафлыкларны бетерүне һәм гаепле кешеләрне дисциплинар җавапка тартуны таләп иткән күрсәтмәләр җибәрелде. Хәзер алар - тикшерү һәм чара күрү стадиясендә.
Илнур ХӨСНЕТДИНОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа