Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Законлы юл хәерлерәк

2013 елның 11 ае эчендә Татарстан Республикасында 1468 тапкыр спиртлы эчемлекләр кулланып агулану очрагы теркәлгән (узган елга караганда 400гә артык). Бу күрсәткечнең яртысы, кызганыч, башкала халкы исәбенә туры килә. Мондый әхлаксызлыкның сәбәбе нидә? Бер карасаң, бәяләр арту (125 сумнан 170 сумга кадәр күтәрелде) ихтыяҗны йөгәнләргә тиеш иде. Әмма мондый фараз...

2013 елның 11 ае эчендә Татарстан Республикасында 1468 тапкыр спиртлы эчемлекләр кулланып агулану очрагы теркәлгән (узган елга караганда 400гә артык). Бу күрсәткечнең яртысы, кызганыч, башкала халкы исәбенә туры килә.

Мондый әхлаксызлыкның сәбәбе нидә? Бер карасаң, бәяләр арту (125 сумнан 170 сумга кадәр күтәрелде) ихтыяҗны йөгәнләргә тиеш иде. Әмма мондый фараз үзен акламады: кыйммәтле эчемлек урынын легаль булмаган, законнан тыш эчемлек биләде.

Төрле ысуллар белән тарала ул:

- рөхсәт язуы булмаган ваклап сату һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла;

- суррогатлар белән (өйдә куылган, яисә спирт белән катнаштырган) алыштырыла;

- Казакъстанда җитештерелгән исерткеч эчемлекләр кайтарыла;

- чит "бренд"лар "Татспиртпром" тамгасы белән сатыла;

- интернет челтәре аша өйгә заказ биреп таратыла;

- төнге сәгатьләрдә таксистлар тарафыннан тәкъдим ителә.

Шунысы гаҗәпкә калдыра - ялган продукцияне җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып барган кешеләр генә түгел, ә бәлки урта хәлле, хәтта бай кешеләр дә сатып ала һәм банкетлар үткәргәндә куллана. Әмма тикшерү нәтиҗәләре законсыз эчемлекнең дәүләт сыйфат стандартына туры килмәгәнен күрсәтте. Мәсәлән, матур шешәгә салынган Казакъстан коньягының тәмләткечләр кушылган гади спирт катнашмасыннан гыйбарәт икәнлеге ачыкланды.

Шулай булгач, законнан тыш исерткечләрне тыю - җәмгыятьнең сәламәтлеген кайгырту, дигән сүз. Югарыда саналган очракларга шаһит булсагыз, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "кайнар телефоны"на шылтыратыгыз:
8 (843) 278-92-79 (ул тәүлек әйләнәсенә эшли); яисә Әлмәт шәһәрендә урнашкан җирле "кайнар телефон"га - 8 (8553) 22-21-66 номерына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса