Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Законда яңалыклар: Май үзгәрешләре

Җиңү бәйрәме алдыннан кайбер пенсионерлар 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган федераль акча алачак.

ПЕНСИОНЕРЛАРГА ТҮЛӘҮЛӘР

Җиңү бәйрәме алдыннан кайбер пенсионерлар 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган федераль акча алачак. Ул Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә биреләчәк. Аны пенсия белән бергә күчерәчәкләр.

Шулай ук май бәйрәмнәре һәм ял көннәре уңаеннан пенсия түләү графигы да үзгәрәчәк. Айның беренче көннәрендә алучы пенсионерларга карталарына яки счетларына пенсияләр вакытыннан алда күчерелергә мөмкин.

ЭШМӘКӘРЛӘРГӘ

1 майдан кыйммәтле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен тиз түләү системасы аша түләргә мөмкин булачак. СБПда бер операциянең максималь күләме 1 миллион сумга кадәр артачак. Хәзер ул 600 мең тәшкил итә.

Яңалык зур суммалы күчерүне һәм сатып алуны СБП аша түләргә мөмкинлек бирәчәк. Тиз түләүләр системасы аша түләү өчен банк картасы кирәкми – түләүләр турыдан-туры счет буенча уза. Сатып алучыга QR-кодны сканерларга һәм үзеңнең мобиль банкыңда түләүне расларга кирәк. Банк комиссияләре система аша түләү өчен эквайрингтан 2,5–3 тапкыр түбәнрәк.

Шул ук вакытта банклар үз клиентлары өчен тәүлеккә СБП өчен минималь күчерү лимиты

150 мең сумнан да ким булмаган күләмдә саклана. Айга түләүсез күчерү лимиты элеккечә үк 100 мең сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса