Загста беренче яртыеллыкка йомгак ясалды
Беренчеләр 118 гаиләдә туган, икенче балалар 122 гаиләдә.
6 айда Бөгелмә районы башкарма комитеты загсы бүлегендә 347 бала тууы теркәлгән, шул исәптән бер игезәк. Шуларның 174е малай һәм 173е кыз.
Беренчеләр 118 гаиләдә туган, икенче балалар 122 гаиләдә. 84 гаилә беренче тапкыр күп балалы гаилә статусын алган. Дүртенче һәм бишенче балалар 23 гаиләдә туган.
Июньдә туган сабыйларның иң зур авырлыгы 5 652, ә иң кечкенә авырлыгы 1 817. Иң өлкән әтигә 45 яшь, иң кечесенә — 24. Иң өлкән әнигә 41 яшь, иң яшь әнигә —18 яшь.
Ата-аналар үз балалары өчен исем сайлауга бик дулкынланып киләләр. Июньдә матур балалар исемнәре таралган. Малайларның иң популяр исемнәре Артем, Арсений, Гордей, ә кызларда Александра һәм Полина булган. Иң сирщк очрый торган ир-ат исемнәре Демьян һәм Алан, ә хатын-кызларныкы — Агнесса, Калерия, Селена булды.
6 айда Бөгелмә районында 159 яңа гаилә туган. Һәр алтынчы никах милләтара никах булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа