Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЮВТ-24 цифрлы эфир пакетына кертелде

Хәзер каналны өйләренә бер генә элемтә операторы кабеле кертелмәгән кешеләр дә карый ала.

11 марттан ЮВТ-24 телеканалы программасын цифрлы пакетта карарга мөмкин. Тапшырулар DVB-Т стандартында, Full HD рөхсәте белән алып барыла.

Эфирлы “цифрга” керү Әлмәт, Түбән Мактаманың шәхси секторында яшәүчеләргә, шулай ук Габдрахман, Нәдер, Рус Акташы, Кәләй авылларында яшәүчеләргә канал белән танышырга мөмкинлек бирә. Каналны йортларында бер генә элемтә операторы кабеле уздырылмаучылар да карый ала.

ЮВТ-24не карау өчен, тамашачыларга үз телевизорларында автонастройканы көйләргә кирәк. Сигнал гади дициметрлы антенна аша килә. Сыйфатны яхшырту өчен аны шәһәр мәйданына юнәлтергә кирәк.

ЮВТ-24 каналы 2021 елның 10 февралендә эшли башлады, бу – “Татмедиа” проекты. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгышының мәгълүмат үзәгенә әйләнде һәм Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск шәһәрләрен берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса