Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ютәл һәм температура – тик “таҗ”лы зәхмәт түгел.

Бүгенге көндә бар игътибар коронавирус һәм аны йөгәнләү чаралары турындагы мәгълүмат-гамәлләргә юнәлдерелгән. Әмма җәмгыятьтә авыр нәтиҗәләре белән кешеләрнең сәламәтлегенә дә, шул ук вакытта ил икътисадына да зур зыян сала торган башка афәтләр дә бар. Туберкулез чире – шундыйлардан.

Бөгелмә районында бу чиргә бәйле вәзгыять нинди, хәтәр төркемгә кемнәр керә һәм туберкулез авыруын дәвалау ничек бара, барысы турында да –Бөгелмәнең районара туберкулезга каршы диспансеры баш табибәсе Рәмзия Миңнехан кызы ЗАКИРОВА белән әңгәмәдә. 

– Рәмзия Миңнехановна, Бөгелмә районында туберкулез белән авырып китү турында саннар ни сөйли? 
– 2018 елда туберкулез белән авырып китүнең 64 яңа очрагы теркәлгән иде, ә узган 2019 елда – 42. Шуларның өчесе – балигъ булмаган яшьтәге балалар. Агымдагы елның ике аенда инде 9 очрак ачыкланды. Муниципаль берәмлекләрдә һәр 100 кешегә авырып китүчеләр саны 40 кешедән артмаса, бу әйбәт күрсәткеч санала. 
– Бу чир белән халыкның нинди катламы ешрак авырый? 
– Социаль  статуска бәйле чикләр әллә ни аерылып тора дип әйтеп булмый, чөнки бу чир бизнесменнарга да эләгә, сукбайларга да. Узган ел, мәсәлән, менә дигән әйбәт гаиләдә тәрбияләнә торган бер бала туберкулезның ачык формасы белән авырып китте.
Авыру кеше белән турыдан-туры элемтәдә булган туган-тумачаларга, подъезддагы күршеләргә, организмның чиргә каршы торучанлыгы зәгыйфь булган ВИЧ-инфекциялеләргә куркыныч ныграк яный. Безнең диспансерда исәптә тора торган ачык формалы туберкулез белән авыручы һәр дүрт кешенең берсе – иммунодефицит белән зарарланган кеше. 
Хәтәр төркемгә керүчеләр арасында өченче урында  хроник чирлеләр, шикәр диабеты, астма белән чирләүчеләр. Хезмәт вазыйфалары нерв киеренкелеге, стресслар белән бәйле һөнәр ияләреннән педагоглар, табиблар арасында да бар авырып китүчеләр. 
– Туберкулезның төп билгеләре (симптомнары) турында сөйләгез әле? 
–  Туберкулезның үзенә генә хас булган аерым билгеләре юк аның. Сулыш алу органнарына нык зыян китерә. Иң киң таралган билгесе – айлар буена сузылган, бетми торган ютәл. Чирләп китүчеләрнең еш кына кичләрен  температурасы 37 – 37,5 градус тирәсендә тора. Төнлә бик каты тирләүчән булалар. Олы кешеләрдә туберкулезны ачыклауның иң ышанычлы юлы – флюорография узу. Балаларда бу чирне күрер күзгә берничек ачыклап булмый, бары тик иммунодиагностика  ысулы белән генә ачыклана. Шуңа да 8 яшькә кадәрге балаларга Манту пробасы куябыз, ә аннан олырак балаларны Диаскинтест ярдәмендә тикшерәбез. Гомумән, озак вакыт узмыйча җәфалый торган берәр хастага юлыккан кешенең безнең диспансерга килеп тикшерелүе  хәерле. 
– Манту пробасы турында төрле сүзләр йөри. Бу тест ничек эшли? 
– Бала тудыру йортында ук сабыйга беренче ясалган прививкаларның берсе – туберкулезга каршы прививка. Ул җиде ел дәвамында тәэсир көченә ия, организмда әлеге чиргә каршы иммунитет эшләп чыгарырга ярдәм итә һәм аның көче манту пробасы ярдәмендә тикшерелеп тора. Реакция уңай икән, димәк, привика нәтиҗәле булган, эшли, дигән сүз. Ә инде 6-7 яшькә җиткәндә реакция тискәре була икән, димәк, иммунитет зәгыйфь, аны кабат куялар.
– Туберкулездан дәвалау ничек оештырыла? 
– Чир ачык яки ябык формада булырга мөмкин. Алар икесе дә актив санала. Дәвалауда иң беренче адым – аны ябык формага күчерү, шулай иткәндә авыру кешедән тирә-юньдәгеләргә куркыныч янамый башлый.  
Ачык формалы туберкулез белән чирләүчеләр стационарда дәваланырга тиеш.  Гражданнар ниндидер сәбәп белән хастаханәгә ятудан баш тарта икән, андыйлар суд аша мәҗбүри дәваланырга җибәрелә.  Иң мөһиме, шуны аңлау кирәк: туберкулез беркемне дә аямый, аның белән теләсә кем авырып китәргә мөмкин. Бу чирдән оялырга, кирәкми, тиз арада табибка бару сорала, Вакытында ачыкланган чирне тулычсынча дәвалап була.  
– Сезнең стационарда ятучыларның туклануы ничек оештырылган? 
– Туберкулез авыруы организмны бик зәгыйфьләндерә.  Чирле кешегә күп күләмдә аксым, кирәк, шуңа да пациентларга терлек һәм үсемлек чималларыннан әзерләнгән аксымлы ризыклар, катнашмалар күп бирелә. Моннан тыш, соклар, җиләк-җимеш, сыр, эремчек, башка төрле сөт продуктлары да җитәрлек күләмдә тәкъдим ителә. 
– Әйтегез әле, туберкулездан сакланып калырга мөмкинме? 
– Иң ышанычлы профилактика чарасы – вакытында флюорография узып тору. Авыру кешеләр белән элемтәдә булганнарны, кагыйдә буларак, контрольгә алабыз, тикшерелергә чакырабыз, кирәк булса, профилактик дәвалау билгелибез. Мисал өчен, районда туберкулезның актив формасы белән авырый торган кеше күпквартирлы йортта яши. Ул кешенең барлык күршеләре дә күзәтү астында тора. Заводта кемдер чирләп китә икән, бөтен цех эшчеләрен тикшереп торабыз. Үз чиратында, предприятиеләр җитәкчеләре дә үз хезмәткәрләренең сәламәтлекләренә игътибарлырак булсыннар иде. Бөгелмәдә туберкулез белән авырып китүнең яңа очраклары ел саен ачыклана торган предприятие бар. Бу бит җитәкчелек тарафыннан тиешле контроль юк дигән сүз. 
– Бөгелмәлеләр флюорографияне нинди ешлыкта узарга тиеш? 
– Алда әйткәнемчә, һәр 100 мең кеше арасыннан ел саен яңа чирләп китүчеләр саны 40тан арта икән, ә безнең районда шундый хәл күзәтелә дә, кешеләр флюорографияне ел саен узарга тиеш. Туберкулез чирле кеше яши торган йорттагылар исә аны елга ике тапкыр – алты ай саен уза. Кирәк очракта, алар диспансерга килеп, өстәмә рәвештә анализлар да бирәләр. 
 – Моннан берничә ел элек диспансерның авыруларны кабул итү бинасында капиталь ремонт узды. Моңа бәйле рәвештә эш шартлары үзгәрдеме? Сезнең учреждениедә модернизацияләү эшләре алга таба да дәвам иттереләчәкме?
– 2018 елда пластик тәрәзәләр куйдырдык, түбәне, электр үткәргечләрен, җылыту системасын алыштырдык, бина эчендә буяу-бизәү эшләре бешкарылды. Эш шартлары күпкә яхшырды, билгеле. Киләчәктә дә ремонт эшләре дәвам иттереләчәк. Заманча яңа цифрлы рентген апппаратын эшләтеп җибәрегә уйлыйбыз, стациионар бинасын да капиталь ремонтларга ният бар. 


Бездә хәзер бик зур проблеманың тагын берсе – кадрлар җитешми Бу бик җитди хәл. Халыкка нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, туберкулез афәтеннән саклау өчен квалификацияле табиблар бик кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса