Юрий Алаев: “Аноним Telegram-каналлар ангажир блогларга әверелде, алар акча хисабына мәгълүмат “тарата”
Telegram-каналның үзенчәлеге шунда ки, аларга каршы килеп булмый.
КФУ ректоры киңәшчесе Юрий Алаев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында мондый аноним каналларның форматы тар тармаклы классик басмаларның әкренләп алмаштыра баруын әйтте. Шуның нәтиҗәсендә аларның җәмгыятьтә теге яки бу карарлар кабул итүгә йогынты ясау сәләте дә арта.
“Алар анда теләгән бөтен нәрсәне куя ала. Ә күптән түгел генә ангажир блоглар ягына борылдылар. Telegram-каналның үзенчәлеге шунда, Facebook яки „ВК“ тан аермалы буларак, аларга каршы килеп булмый. Барлык агымның 10 проөенты гына булса да, анда игътибарга лаеклы җитди нәрсәләр дә бар. Әмма Telegram-каналлар журналистика түгел”, – диде Алаев.
“Сары матбугат бар, массакүләм газеталар бар, ә менә массакүләм мәгълүмат чараларының, тиражлары бик аз булса да, карарлар кабул итүгә йогынты ясарга сәләтле аудиториясе бар. Тelegram-каналлар аларны алыштырырга омтыла да. Монда хәтта күпмедер дәрәҗәдә уңышка да ирешәләр”, – дип нәтиҗә ясады эксперт.
Юрий Алаев белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтта укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа