Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юрист Конституциягә төзәтмәләр турында: бу җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе.

Дәүләт гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итәчәк һәм аларның үз сәясәтен формалаштыруда катнашуын тәэмин итәчәк.

Россия Конституциясенә гражданлык  җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә - җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо әнә шулай дип саный.

«Минем фикеремчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерүче коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде», - дип билгеләп үтте җәмәгатьче.

Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үзгәрешләр таләп итә һәм үз идеяләрен тәкъдим итә ала, дип өстәде ул. Хәзер Россиядә бу мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса