Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юлларыгыз имин булсын!

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама регионында 1 марттан 1 апрельгә кадәр уздырылган "Синең юл имин булсын!" дигән махсус профилактика акциясендә Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең 70 мәктәбе һәм балалар бакчасыннан барлыгы 2 меңнән артык бала катнашты. Акция кысаларында регион тимер юл белгечләре, транспорт полциясе хезмәткәрләре белән бергәләп, тимер юл...

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама регионында 1 марттан 1 апрельгә кадәр уздырылган "Синең юл имин булсын!" дигән махсус профилактика акциясендә Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең 70 мәктәбе һәм балалар бакчасыннан барлыгы 2 меңнән артык бала катнашты.

Акция кысаларында регион тимер юл белгечләре, транспорт полциясе хезмәткәрләре белән бергәләп, тимер юл тирәсендә йөргәндә, аны аркылы чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында әңгәмәләр уздырдылар, темага букенча видеороликлар, мультфильмнар күрсәттеләр. Укучыларга матур итеп эшләнгән китаплар, пазллар өләштеләр. Өлкән сыйныф укучылары өчен вокзалларга, тимер юл транспортының башка төрле объектларына экскурсияләр оештырылды, кече яшҗтәгеләр арасында рәсем бәйгеләре үткәрелде. Балалар анда катнашып, тимер юлларда йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен дә, иҗади сәләтләрен дә күрсәтә алды. Иң яхшы дип табылган рәсем авторларына дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Профилактик эш әле дә дәвам итә. Балаларга һәм ата-аналар җыелышларында зурларга да лекцияләр укылачак, тимер юлда йөрү кагыйдәләре тагын бер кат аңлатылачак.

Ә ул кагыйдәләр катлаулы түгел: тиешсез урыннарда тимер юлда йөрергә, якынлашып килә торган поезд алдыннан юлны аркылы йөгереп чыгарга, вагон түбәләренә менеп уйнарга ярамый! Өлкәннәр исә балаларны тимер юл тирәсендә караучысыз калдырмасыннар иде.

Истә тотыгыз: тимер юл гомер өчен куркыныч җир санала!

Куйбышев тимер юлының

Идел - Кама регионы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса