Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юлга чыксаң, уяу һәм аек бул!

ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган кешеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик эшләрне дәвам иттерәләр. Ял һәм бәйрәм көннәрендә транспорт чаралары тоташка тикшерелә. Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Г. Гыйбадуллинадан алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада 5 кешенең руль артына салмыш хәлдә утырганлыгы мәгълүм булган. Исегезгә төшерәбез, моның өчен...

ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган кешеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик эшләрне дәвам иттерәләр.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә транспорт чаралары тоташка тикшерелә.
Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Г. Гыйбадуллинадан алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада 5 кешенең руль артына салмыш хәлдә утырганлыгы мәгълүм булган. Исегезгә төшерәбез, моның өчен 30 мең сум штраф һәм 1,5 - 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы каралган. Кеше исерек килеш кабат "эләгә" икән, штраф күләме 50 мең сумга җитә, машинасына да 3 ел утырмаска тиеш була.
Гомумән алганда, узган атнада юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 371 очрагы ачыкланган, матди зыян күрерлек дәрәҗәдәге 57 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, тагын ике очракта 4 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса