Юлда хәрәкәтләнү кагыйдәләре белгече
20нче сентябрь көнне шәһәребезнең 3нче номерлы “Тамчыкай” балалар бакчасында ата-аналар белән берлектә юлда хәрәкәтләнү кагыйдәләренә багышланган “Юлда хәрәкәтләнү кагыйдәләре белгече” дигән кичә узды.
Бу чара балаларны юлда йөрү иминлеге кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан оештырылды. Бу кичәдә икенче кечкенәләр төркеме катнашты. Алар рәхәтләнеп юл кагыйдәләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар.

Бу кичәдә ЮХИДИның Бөгелмә бүлеге хезмәткәре, юлда иминлек сораулары буенча эшләү бүлегенең башлыгы Татьяна Васильевна Баянова катнашты. Очрашу азагында Татьяна Васильевна ата-аналарга һәм балаларга юлда игътибарлы булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска мөһимлеген әйтте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм бик матур, күңелле узды
Ләйлә ФАЗЛИӘХМӘТОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia