«Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт» дигән чара үткәрелде
«Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип юкка гына әйтмиләр
«Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки һәр кеше үз бусагасыннан атлап чыгуга юлга эләгә. Юлның үз кагыйдәләре һәм законнары бар. Аларны катгый рәвештә үтәргә кирәк. Юл йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәрен арттыру һәм ныгыту максатыннан чыгып, Кодаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен «Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт» дигән чара үткәрде. Балалар яраткан әдәби геройлары милиционер Степа абый белән оча торган келәмдә сәяхәт иттеләр. Төрле аланнарда тукталышлар ясап, андагы сынауларны үтәделәр. Алар «Кызыллар» һәм «Яшелләр» командаларына бүленеп, табышмакларга дөрес җавап бирү, самокатта йөрү, пазл җыю, юл билгеләрен тану кебек конкурсларда үзләрен җитез, уңган, акыллы, шаян итеп таныттылар. Нәтиҗәдә командалар арасындагы ярыш дуслык җиңүе белән тәмамланды.
Каримова Ирина, Кодаш авыл китапханәчесе
И.Мөсәлимова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа