Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел!
Җәйге каникул дәвам итә. Ә каникул ул балаларның иркенгә чыгып, рәхәтләнеп уйнар вакытлары да. Нәкъ шушы чорда урамда, юлларда үзеңне ничегрәк тоту кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәү кирәк.
Е. КРУТЯКОВА,
гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы.
Үзәк китапханәдә аз тәэмин ителгән, ишле һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен викторина сәгате узды. Чара юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, аларны хәтергә яхшылап беркетү максаты белән оештырылды.
Балалар төрледән-төрле турларда актив катнаштылар: табышмаклар чиштеләр; "Бу нинди билге?" дигән турда тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам иттереп, чыгышлар ясадылар; рәсемнәргә карап, теге яки бу очракта балаларның дөрес эшлиләрме икәнлегенә бәя бирделәр. Ә иң ахырдан балалар таякчыклардан "ГИБДД" сүзен кем тизрәк җыеп язуда ярыштылар.
Уеннар, бәйгеләр нәтиҗәләреннән чыгып, викторинада актив катнашкан һәм күп сорауларга дөрес җавап тапканнарга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа