Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл һәлакәтен булдырмыйча буламы?

2020 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре, аларда үлү һәм кешеләрнең яралану очраклары саны күпкә кимегән.

ҺӘЛАКӘТТӘ КЕМ ГАЕПЛЕ?

Иң күп үлүчеләр октябрьдә теркәлгән. Ул вакытта 15 һәлакәт-тә өч үлем, 15 яраланган очрак теркәлгән. Шулай ук июль, август һәм ноябрь айларында, башка айлар белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре күбрәк булган.

Төбәк автомобиль юлында тер-кәлгән юл һәлакәтләре һәм аларда алган җәрәхәтләрдән үлүчеләр саны алдагы елга караганда арткан. 16 һәлакәттә өч кеше үлгән, 26 кеше яраланган. Торак пунктларда ике үлем һәм 44 зыян күрүче белән тәмамланган 39 очрак теркәлгән.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә ешрак машина йөртүчеләр гаеп-ле. Узган ел теркәлгәннәренең иң киң таралган очраклары: юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, транспорт чараларын тиешсез җирдә туктату, машиналар арасын һәм хәрәкәт интервалын дөрес сайламау, светофор сигналлары таләпләрен бозу, җәяүлеләр юл кичү кагыйдәләрен үтәмәү, каршы як полосага чыгу,

ут кагыйдәләрен бозу.

 

КАРШЫ ЯК ПАЛАСАГА ЧЫГУ ҺӘМ ИСЕРЕКЛӘР

2021 ел нәтиҗәләре буенча, исерек килеш машина йөртү-челәр катнашында сигез һәлакәт теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган һәм алтысы яраланган. Узган ел транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 389 административ беркетмә төзелгән, шуларның 63 – кабат исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләргә карата.

Алдагы ел белән чагыштырганда каршы як полосага чыгу һәм узу кагыйдәләрен бозу аркасында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Узган ел 18 авариядә өч кеше һәлак булган һәм 32се яраланган. Әлеге вакыйга федераль һәм төбәк автомобиль юлларында теркәлгән.

        

ҖӘЯҮЛЕЛӘР КАЙЧАН ЗЫЯН КҮРӘ

2021 ел нәтиҗәләре буенча районда җәяүлеләр катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган һәм 13 кеше тән җәрәхәте алган. Шәһәрдә җәяүлеләр катнашында алты авария булган.

Җәяүлеләр гаебе белән бер ел эчендә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган һәм өч кеше яраланган. Аварияләрнең төп сәбәпләре: җәяүлеләр юлны тиеш булмаган урыннан чыгалар, торак пункттан читтә транспорт чаралары белән бер якка таба юл буйлап бару һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлардан башка йөрү, шул ук вакытта бер җәяүле исерек хәлдә булган. Ел нәтиҗәләре буенча җәяүлеләрне ешрак таптату урынының  участогы ачыкланды. Ул Совет урамының 147а һәм 149нчы йортлар арасында урнашкан җәяүлеләр сукмагында. Анда ике юл-транспорт һәлакәте булган.

 

САК БАЛАЛАР!

Бер ел эчендә районда балигъ булмаган балалар катнашында җиде юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 8 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар.

Зыян күрүчеләр арасында 8дән 11 яшькә кадәрге дүрт җәяүле һәм алты, сигез, унбер һәм унөч яшьлек дүрт пассажир бар.

Балалар гаебе белән юл транспорт һәлакәте узган елда теркәлмәгән. Имгәнүләрнең сәбәпләре: автомобильнең юлдан төшеп китүе, җәяүлеләрне бәрдерүе һәм транспорт чараларының бәрелеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса