Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЮХИДИдә ял режимын үтәүне руль артында йоклауның иң яхшы кисәтүе дип атадылар

Йөк транспорт чаралары һәм автобуслар йөртүчеләренең руль артында тугыз сәгатьтән артык рульдә булырга хокукы юк.

Руль артында ял итү һәм хезмәт режимын үтәү автомобиль йөртүчеләр өчен бик кирәк. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

Транспорт чараларын йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәү мәсьәләсе бик мөһим, чөнки шул сәбәп аркасында юл-транспорт һәлакәтләре була, аларда юл хәрәкәтендә катнашучылар һәлак була, җәрәхәтләнә, — дип билгеләп үтте спикер.

Полковник узган елның 26 маенда ТР да Мәскәү — Уфа автоюлында булган юл-транспорт һәлакәтен мисал итеп китерде: йөк автомобиле йөртүчесе руль артында йоклаган. Авария биш транспорт чарасына кагылып үтте: бер машина руле артында булган хатын-кыз һәм аның өч яшьлек кызы һәлак булды, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алды.

“Йөк автомобильләре һәм автобуслар белән идарә итү вакыты тугыз сәгатьтән артмаска тиеш”, — дип искәртте полковник.

КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире профессор Эдуард Якупов арыганлык симптомнары барлыкка килгәндә, машина йөртүче өчен иң яхшы карар итеп 15 минут булса да йоклап алырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Элегрәк “Татар-информ” МА Татарстанда яшәүчеләрнең 49,2% ы сәламәт йокы нормаларын боза дип хәбәр иткән иде (что 49,2% жителей Татарстана нарушают нормы здорового сна.).

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса