Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка гына

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә:

2018 елның 1 июненнән “Транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында”гы (“Об обязательном страховании гражданской ответственности владельцев транспортных средств”) Федераль Законга үзгәрешләр кертелде: юл-транспорт вакыйгаларын “евроберкетмә” (“европротокол”) буенча үзлегеңнән генә теркәгән чакта кайтарып бирелә торган иминият акчасының максималь суммасы 100 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, кайбер очракларда юл-транспорт вакыйгасында катнашучыларның вакыйганың ничек килеп чыгу шартлары турында үзара килешү-килешмәве дә әһәмияткә ия булмый.

 

“Евроберкетмә” – юл-транспорт вакыйгасына юлыккан очракта, иминият компаниясенә мөрәҗәгать итеп, тиешле акчасын алу өчен документларны полиция хезмәткәрләреннән башка гына рәсмиләштерү дигән сүз. Мондый ысул дөньяның күп кенә илләрендә киң кулланыла инде. “Евроберкетмә” Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә.

Әлеге мөмкинлектән түбәндәге очракларда файдаланырга була:

– әгәр юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә ике автомобиль бәрелешсә;

– әгәр машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең, пассажирларның сәламәтлегенә зыян килмәсә;

– әгәр вакыйгада катнашкан ике автомобильдән кала, башка милек-мөлкәткә зыян килмәсә;

– әгәр бәрелешкән ике машина да ОСАГО килешүе буенча иминиятләштерелгән булса;

– әгәр вакыйгада катнашучыларның күңелсез хәлгә китергән шартлар, машиналарның зарар күргән урыннары турында фикерләре уртак булса (машиналар ГЛОНАСС приборлары белән җиһазланган, яисә юл-транспорт вакыйгасының барлыкка килү шартлары смартфоннарның махсус кушымталары ярдәмендә видео рәвешендә теркәлгән булса, машина йөртүчеләрнең фикерләре уртак булу таләп ителми).

“Транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында”гы Федераль Закон нигезендә, 11.1нче маддәсенең 2нче пунктына ярашлы рәвештә, юл-транспорт вакыйгасына юлыккан машина ияләре тарафыннан тутырылган ике нөсхәдәге бланк юл-транспорт вакыйгасы булганнан соң биш эш көн дәвамында аларның гражданлык җаваплылыгын теркәгән иминият компаниясенә җибәрелә.  Әгәр юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгуга гаепле кеше белдерү-бланк җибәрмәсә, аны регресс дәгъва көтә, ягъни зыян күргән кеше акча алачак, әмма иминият компаниясе ул сумманы гаепледән кайтарып түләтәчәк.

Зыян күрүче гражданлык җаваплылыгын теркәгән затка үзенең ДТП турындагы белдерү-бланкы белән бергә күргән зыян турындагы гаризаны да җибәрә.

Истә тотыгыз, белдерүдә юл-транспорт вакыйгасының шартлары тәфсилләп язылган, ике машина йөртүче тарафыннан да имзаланган, мөмкин булса, шаһитлар күрсәтмәләре теркәлгән, нинди дә булса төзәтмә кертелгән очракта, ике машина йөртүченең дә имзасы белән расланган булырга тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе югарыда саналган шартларга туры килгәндә, юл-транспорт вакыйгасына юлыгучыларга вакыйганы “евроберкетмә” буенча рәсмиләштерергә киңәш итә. Болай эшләгәндә, юлларда “бөке”ләр хасил булу да кимиячәк, вакыт һәм көч тә азрак сарыф ителәчәк.

ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6