Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЮХИДИ һава торышы начарланганда машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә

Шимбә көнне республика буенча күз күреме начарлану белән көчле буран көтелә, шулай ук юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.

ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә һава торышы начарланганда шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразы буенча, шимбә көнне республика буенча көчле буран көтелә, шулай ук кар көртләре һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин.

ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кышкы шиннар куелмаган автомобильләрдә юлга чыгу тыела, дип искәртә. Машина белән идарә иткәндә, бик сак булырга, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, шулай ук куркыныч маневрлар кылмаска, мәсәлән, каршы хәрәкт юлына чыкмаска кирәк.

Автомобиль салонында бар кеше дә куркынычсызлык каешына эләктерелергә тиеш, ә балаларны автокреслоларда йөртергә кирәк.

Җәяүлеләрне дә начар һава торышы вакытында сак булырга өндиләр. Юлны бары тик яшел утка яки зебра буенча гына чыгарга кирәк. Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе республиканың барлык машина йөртүчеләрен, бик кирәк булмаганда, шәһәрдән читкә чыкмаска өнди. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта 8 (843) 5-333-888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса