Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өйрәнергә, белергә, кулланырга...

"Вита" санаторий-профилакторийда оештырылган балаларны сәламәтләндерү лагеренда эшләүчеләрнең янгын чыгу очракларына әзерлеген тикшерү чарасы булып үтте. Күзәтчелек эшчәнлеге Бөгелмә бүлеге җитәкчесе, янгын куркынычсызлыгы территориаль бүлеге вәкиле белән берлектә, башта объект хакимиятенең, лагерьда ял итүчеләрнең андый очракта ничек эш итәргә тиешлегенә кагылышлы эш планы тикшерелде, инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы таләпләре язылган кәгазьләр...

"Вита" санаторий-профилакторийда оештырылган балаларны сәламәтләндерү лагеренда эшләүчеләрнең янгын чыгу очракларына әзерлеген тикшерү чарасы булып үтте. Күзәтчелек эшчәнлеге Бөгелмә бүлеге җитәкчесе, янгын куркынычсызлыгы территориаль бүлеге вәкиле белән берлектә, башта объект хакимиятенең, лагерьда ял итүчеләрнең андый очракта ничек эш итәргә тиешлегенә кагылышлы эш планы тикшерелде, инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы таләпләре язылган кәгазьләр таратылды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Янгын сакчылыгы Бөгелмә шәһәр-район бүлеге инструкторы Павел Александров әйтүенчә, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында мондый профилактик-өйрәнү чаралары смена саен оештырыла. Бу чара да янгын куркынычсызлыгы көне кысаларында узды. Спорт мәйданына җыелган тәрбиячеләр һәм ял итүче балалар янгын сүндерү техникасы килүне кызыксынып күзәттеләр. 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре автомобильнең төзелеше, ниләр белән җиһазландырылган булуы, аларның ничек эшләвен күрсәтә-күрсәтә сөйләп аңлаттылар.

Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы М. Пестеревның чыгышы бик кызыклы булды. Ул янгын чыгу сәбәпләре, ут чыкканда үз-үзеңне ничек тотарга, янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга, төтенле бүлмәләрдән ничек чыгарга икәнлеге турында мавыктыргыч итеп аңлатты.

Очрашу ахырында инструктор ут сүндерү җайланмаларының нинди төрләре барлыгы, алардан ничек файдалану тәртибе турында сөйләде. Ә инде чараның гамәли өлешендә теләгән һәр кеше шул җайланмалар ярдәмендә шартлы ут чыганагын "сүндерде".

4 июль көнне шундый ук чара, бу юлы инде "МЧС - имин балачак хакына" дигән баш астында, "Сосновка" лагеренда да үтте. Өлкән инспектор М. Әсәнов гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, ни эшләргә кирәклекне аңлатты, автомат система ярдәмендә янгын сүндерү җайланмалары белән таныштырды. Өч командага бүленгән балалар арасында викторина уздырылды. Ярыш рәвешендә узгач, әлеге очрашу бигрәк тә мавыктыргыч узды.

Җәйге лагерьларда оештырылган бу чаралар уен формасында үтә. Көтелмәгән хәлләр килеп чыга калганда, гомерне саклап калу өчен бу рәвешле алган күнекмә-киңәшләрне балалар җиңелрәк үзләштерәләр, гамәлләр дә хәтерләренә яхшырак сеңеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса