Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җырлап ачыла моң дәрьясы

Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә “Тамчылар” вокаль ансамбленең 20 еллык юбилей чарасы гөрләп узды. Коллектив бөгелмәлеләргә концерт кына түгел, ә чын җыр бәйрәме бүләк итте.

“Тамчылар” вокаль ансамблен 2003 елда сәнгать мәктәбенең вокал сыйныфын халык җырларына гашыйк Әлфия Ильяс кызы Бадыкшанова оештыра.

Аның өстенлекле юнәлеше булып эстрада, халык һәм композитор җырларын башкару тора. Коллективның бай концерт эшчәнлеге, шулай ук башкаручыларның осталыгы ансамбльгә һәм аларның җитәкчесенә республикада һәм чит илләрдә киң танылу китерә. Хәзерге вакытта коллективта 22 тәрбияләнүче шөгыльләнә.

“Тамчылар” вокаль төркеме эшчәнлеге белән тулырак “Бөгелмә авазы”ның 10нчы санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса