Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Җырла, егет, киереп киң күкрәгең

Татар Димскәендә үскән җыр-моңга гашыйк, ярдәмчел, гадел, сабыр холыклы Илнур Иркәгалиев тормышын туган төбәгенә багышлый.

Бөгелмә шәһәре һәм районы элек-электән җыр-моңга гашыйк кешеләре белән дан тоткан. «Җәүһәрләрне — бөртекләп» рубрикасында шәһәребездә һәм авылларыбызда яшәп, мәдәният өлкәсендә иҗат итүче талантларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез.

Проектыбызның чиарттагы кунагы Бөгелмә районы Татар Димскәе авылының чишмә суларын эчеп үскән баһадир җырчыбыз Илнур Иркәгалиев.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Илнур Иркәгалиев бәлкем йөз һөнәргә ия шәхестер. Аның белмәгән эше, кызыксынмаган өлкәсе юктыр. Бер карасаң ул авылда, шәхси хуҗалыкта беркайчан да бетмәслек эшләрне башкара, инде икенче көнне металны эретеп ябыштыра, яисә берәрсенә ярдәм итәргә ашыга. Аның беркайчан да тик торганы юк.

Илнур Иркәгалиев белән тулы әңгәмәне «Бөгелмә авазы» газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса